TED Circles аша глобаль дискуссиядә катнашабыз
TED Circles — TED конференцияләрендә яңгыраган идеяләр турында кечкенә төркемнәрдә сөйләшү мөмкинлеге. Circles катнашучылары TED чыгышлары белән танышалар һәм сайлап алынган тема турында фикерләшәләр. Дөньяның төрле илләрендә һәм шәһәрләрендә барган әңгәмәләрне уртак платформа һәм TED бренды берләштерә.
Агымдагы очрашулар
10 Сентябрь, 2020
Кызыксынуның яшәргә хакы бар
Тормышта кызыксынудан туктамаска кирәк. Үзеңә, җәмгыятькә, табигатькә сорауларыңны яудырудан беркайчан да туктама. Әмма кызыксыну төрле булырга мөмкин.

Дискуссия алдыннан TED чыгышын карарга кирәк.
TED Circles очрашуында катнашырга телисеңме?
Безнең белән бергә фикер алышу җиңел, әйдә, кушыл!
Төймәгә басып, сез шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирәсез һәм Шәхсилек сәясәте белән килешәсез.
TED Circles нәрсә соң ул?
Circles очрашулары виртуаль дөньяда да, офлайнда да үткәрелә ала. Һәр айда фикерләшер өчен дүрт чыгыш тәкъдим ителә, аларны уртак тема берләштерә. Моннан тыш иң актуаль мәсьәләләргә кагылышлы өстәмә темалар да була.

TED Circles очрашуларында оештыручылар дусларын, күршеләрен һәм хәтта таныш булмаган кешеләрне дә — шул исәптән, TED яки TEDx чараларында бер тапкыр да булмаганнарны да— өйләренә, мәктәпләргә, оешмаларына чакырып, бихисап төрле темаларга фикер алыша ала. TED исә бу моназәрәләр (фикер алышулар) өчен айлык темаларны әзерли, Talk лар тәкъдим итә, әңгәмәләрне нәтиҗәле итеп алып барыр өчен сораулар да әзерләп куя.

Шулай итеп, TED Circles ул — оештыручылар үз теләкләре белән үткәрә торган, кечкенә, кара-каршы (офлайн яки онлайн) очрашулар; әмма бу чараларны TED очрашулары дип атарга ярамый, шулай ук бу бер мәртәбә генә оештырыла торган вакыйга да түгел. TED Circles акча җыю өчен үткәрелми.
Үткән очрашулар
15 май, 2020
Гомерлек бәхет, бәхетле гомер
Без бәхет теләргә һәм бәхет дип хыялланырга күнеккән, әмма моннан да тирәнрәк төшенчәләр бар түгелме соң? Язучы Эмили Эсфаһани Смит фикеренчә, бәхет килә дә китә, әмма тормышыңда мәгънә булу - үзеңнән югарырак идеягә хезмәт итү яки үзеңне камилләштерү - яшәешеңә терәк бүләк итә.

TED Circles очрашуында без тормышның тулылыгы, анда бәхеттән дә әһәмиятлерәк нәрсәләрнең барлыгы турында фикер алышачакбыз.

Дискуссия алдыннан Эмили Эсфаһани Смит ясаган TED чыгышын карарга кирәк.
17 апрель, 2020
Милләтчелек һәм глобализм бергә яши аламы?
Милләтчелек (национализм) белән глобализм капма-каршы позицияләр дип санала. Һәр якның тарафдарлары икенче якны бик тискәре итеп сурәтли дә әле. Әмма чынлыкта дөньяда аларның икесе дә яши ала түгелме соң? Яки бу була алмастай хәлме?

Дискуссия алдыннан Wanis Kabbaj чыгыш ясаган TED Talk карарга кирәк.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website