Англия патшасы Ричард III (1483-1485) турында пьесаны Шекспир якынча 1591 елда язган. Пьесада Эдвард IV идарәсенең соңгы еллары, Ричардның тәхеткә менүе һәм 2 ел идарә итеп, сугышта һәлак булуы тасвирлана. Бу тарихи драманың төп персонажы — Ричард III. Башта корольнең энесе һәм Глостер герцогы титулын йөртүче кыю хәрби җитәкче булган кеше үзе патшага әверелә. Шекспир Ричардны намус һәм вөҗданнан мәхрүм, хакимлек хакына җан кыюдан курыкмаган явыз зат итеп сурәтли. Шул ук вакытта бу рольдә психологик яктан катлаулы итеп төзелгән талантлы кеше характеры да урын таба. Шекспирның Ричардны кабәхәт һәм явыз итеп сурәтләве сәясәткә бәйле: Шекспир Тюдорлар чорында яшәгән һәм иҗат иткән, бу династиянең беренче патшасы Һенрих VII исә сугыш кырында Ричард III үтереп, аның урынына тәхеткә менгән.
Ричард Ак һәм Ал розалар сугышында актив катнашучыларның берсе, абыйсы Эдвард патша булсын өчен күп көч түккән шәхес. Эдвард аңа бик ышана, васыятьнамәсендә аны улларының яклаучысы һәм лорд-протектор итеп билгели. 1483 елда Эдвард IV вафат була, аның 12 яшьлек улы Эдвард V патша дип игълан ителә. Ричард сабый патша каршында тез чүгә, аның исеменнән тәңкәләр дә суктыра башлый; шул ук вакытта мәрхүм патшаның хатыны ягыннан туганнарын кулга алырга әмер бирә.
Берничә ай эчендә вакыйгалар үзгәрә, Эдуард IVнең хатыны белән никахы канунсыз булган дигән сүзләр тарала, димәк, балалары да канунсыз булып чыга. Нәтиҗәдә, аксөякләрнең таләбе белән сабый патша һәм аның 10 яшьлек энесе Тауэрга җибәрелә, тәхеткә Ричард чакырыла.
Ричард талантлы идарәче булган. Ул сәүдә эшләрен яхшырта (протекционизм сәясәтен кертә), гаскәрне яңача кора, мәхкәмә (суд) эшен тәртипкә сала. Музыка һәм архитектура сәнгатенә зур ярдәм күрсәтә. Халыктан өстәмә акча җыюны («ирекле салым») бетерә.
Тауэрга ябылган принцларның язмышы билгесез. Халыкта аларны Ричард үтерткән дигән сүзләр йөри. Тюдорлар чорында сабыйларны «үтерүче» дә табыла. Әмма чынлыкта аларның язмышы ничек өзелгәне билгесез. Хәлбуки, Шекспир әсәрендә Ричард патша сабый туганнарын үтертүче буларак күрсәтелә.
Патшаның тыныч көннәре булмаган: 1483 елда ук төрле фетнәләр башлана. 1485 елда исә Һенрих Ричмонд дигән егет, Ланкастерлар нәселенең чыбык очы баласы, Франция ярдәмендә җыелган зур гаскәр белән патшага каршы көрәш башлый. 22 августта Босворт шәһәре янында Англия патшасы гаскәре белән фетнәче Һенрихның чирүе очраша. Сугышта әүвәл Ричард җиңеп килсә дә, бер дворянының (Ричмондның үги атасы Стэнлиның) хыянәте аркасында, хәле бик авырая. Ричардның яраннары аңа качар өчен атларын тәкъдим итәләр, әмма ул баш тарта. Бөтен рыцарьләре һәлак булгач, Ричард берүзе дошманнары белән сугыша. Аны 11 тапкыр кылыч һәм алебарда белән яралап үтерәләр.
Һәлак булган патшаның гәүдәсен мәйданга чыгарып халыкка күрсәтәләр, шуннан соң бер монастырьдә җирлиләр. Еллар үткәч, бу монастырь җимерелә, патшаның кабере кайда икәне дә онытыла. XX гасырда элеккеге монастырь урынында берничә бина һәм парковка урнаша. 2012 елда парковка урынында казу эшләре оештырыла, монастырьнең нигезләре һәм ашык-пошык казылган кабер урыны һәм сөякләр табыла.
Берничә ел үткәрелгән тикшеренүләр сөякләрнең Ричард IIIнеке икәнен раслады. 2015 елның мартында патша Ричард Лестер шәһәре соборында тантаналы рәвештә җирләнде.
Шекспир Ричарды — бөкре, бер аягы кыска, ямьсез кеше. Әмма археологлар патшаның буе 173 см булганын, аның скалиоздан газап чиккәнен, буй-төсенең матур булганын ачыклады.