Көн тәртибе
Көндәлек режимны төгәл үтәү – белем алуга махсус ихтыяҗлары булган балаларны тәрбияләүдә төп билгеләүче факторларның берсе.
Иртәнге зарядка
Билгеле булганча, иртәнге зарядка, сәламәтлек һәм гигиена таләпләрен үтәүдән тыш, тәрбияләүче, тәртипкә салучы, гомумән, көндәлек кәефне билгеләүче булып та тора. Зарядканың эффектлылыгын берникадәр дәрәҗәдә баланың дәрескә никадәр психологик һәм оешу ягыннан әзер булуы билгели. Балага, аның интернатта торуының беренче көненнән үк, зарядканың сәламәтлек, сын-гәүдә формалаштыру һ.б. өчен мөһим булуын аңлатырга кирәк.


Тәрбия чаралары
Интернатта тәрбия эшчәнлеге балаларда мөстәкыйльлек формалаштыру, хөрмәт хисе тәрбияләү, хезмәт күнекмәләре булдырудан тыш мәдәни-массакүләм программа буенча бара, сәнгать эшчәнлегенә, спорт уеннарына зур урын бирелә. Яңа ел, 8 Март, Ватанны саклаучылар көне, 9 Май, Укытучылар көнен бәйрәм итү традицияләренә атна саен үткәрелеп килгән кичке җомга чаралары, төрле хезмәт ияләре белән очрашулар (профориентацион эшчәнлек), экскурсияләр өстәлә.
Тәүлек дәвамында балалар эшчәнлеге төрләренең һәм ялының рациональ дәвамлылыгы, чиратлаштырылуы дөрес көн тәртибе оештыруны таләп итә. Һәр эшчәнлек балага файдага булырга тиеш.
Көн тәртибе
Гадәттә укучыларның көне түбәндәгечә үтә
06:30 – 07:00
06:30 – 07:00
Йокыдан тору, уяну, бүлмәне тәртипкә китерү
07:00 – 07:20
07:00 – 07:20
Иртәнге спорт күнегүләре
07:20 – 07:30
07:20 – 07:30
Мәктәпкә җыену
07:30 – 16:00
07:30 – 16:00
Укулар һәм өстәмә дәресләр
Бу вакыт аралыгына иртәнге аш, төшке аш, икенче төшке аш та керә. Көнгә гадәттә 6-7 төп дәрес һәм 1-2 өстәмә дәрес укыйлар.
16:00 – 16:30
16:00 – 16:30
Бүлмәләрне җыештыру
16:30 – 17:00
16:30 – 17:00
Тышка чыгу, төркемнәрдә эш
Җәен спорт мәйданчыкларында футбол типсәләр, кышкы чорда чаңгы шуалар һәм хәрәкәтле уеннар уйныйлар.
17:00 – 18:00
17:00 – 18:00
Кичке аш
18:00 – 20:00
18:00 – 20:00
Этюд
Бу вакыт өй эшләрен әзерләүгә һәм мөстәкыйль белем алуга багышланган.
20:00 – 20:30
20:00 – 20:30
Төркемнәрдә эш
20:30 – 21:00
20:30 – 21:00
Икенче кичке аш
21:00 – 22:00
21:00 – 22:00
Буш вакыт һәм йокыга әзерлек
22:00 – 6:30
22:00 – 6:30
Йокы вакыты
Атналык чаралар
Атна дәвамында кампуста яшәүчеләрнең тормышы вакыйгаларга бай
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website