Логотип
Алтыпочмак эчендәге куб
Гимназия-интернатның символы — алтыпочмак эчендәге куб. Аның төсләре дә, геометрик үзенчәлекләре дә тирән мәгънәгә ия.

Куе-кызыл төс – төплелек һәм ышанычлык күрсәткече. Ул җитдилек, даимилек һәм тотрыклылыкны чагылдыра.

Кубның өч яссылык күчәре булуы да юкка түгел. X, Y, Z күчәрләре укучыларыбызның субъектлы, предметлы һәм универсаль фикер йөртә алуларын аңлата. Гимназиядә белем алучылар күләмле итеп уйлый белә, сорауга эчтән дә, тыштан да карый. Куб — тәнкыйди фикерләүне үстерү өчен иң камил ысул.

Дөрес алтыпочмак (гексагон) – табигатьтә очрый торган иң камил фигураларның берсе. Умарта кәрәзләре дә һәм графитның кристалл рәшәткәләре мисалында гексагонның химия, биология, геометрия һәм фәлсәфә өчен әһәмиятен күрә алабыз. Шулай итеп, алтыпочмак гимназиядә белем бирүнең күпкырлы һәм күп яссылыклы булуын аңлата.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website