Гимназиядә спорт
Яхшы физик тәрбия биреп, сәламәт һәм көчле балалар үстерер өчен спорт инфраструктурасының ныклы булуы кирәк.
Гимназия-интернат территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы, футбол кыры һәм спорт җиһазлары урнаштырылган мәйданчык бар. Төп уку корпусындагы спорт залы кирәкле инвентарь белән тәэмин ителгән. Гимназия-интернатның тагын бер өстенлеге – якын-тирәдәге спорт корылмалары. Безгә терәлеп диярлек «Лачын» боз сарае һәм «Нөркә» чаңгы базасы эшли. Үзебездә 60 пар чаңгы бар.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website