Гимназия гимны
Телемне, моңымны, көемне саклаган
Татарым, бер газиз балам бит мин синең.
Аккошлы Агыйдел, кояшлы Актаныш
Бер җирдә табалмыйм, юктыр синең тинең.
Һәр көнне ашкынып ачам мин ишегем,
Гимназия, син бит алтын бишегем!
Иңемә куясың талмас ак канатлар
Телемне, моңымны ала алмаслар ятлар.
Үткәннән саркыган бу шанлы тарихны
Киләчәк көннәргә без алып барасы.
Афзаллар, Баяннар, Минтимер кабызган
Утларда бар әле, бар әле янасы!