Ашханә
Гимназия-интернатның үзенчәлекле дизайнлы якты ашханәсендә көнгә 5 тапкыр түләүсез тукландыру оештырылган.
Ашханәдә өйдәгечә тәмле һәм өйдәгечә рәхәт. Пешекчеләр балаларга исемләп дәшә, һәр көнне аларны елмаеп каршы ала.
Гимназия-интернатның якты һәм матур ашханәсендә берьюлы 80 бала ашый ала. Без аларга көненә 5 тапкыр баланслы, дөрес туклану тәкъдим итәбез. Гимназиядә ашау түләүсез, барлык чыгымнарны Татарстан Республикасы бюджеты күтәрә. Ашханәнең эш тәртибе гимназия-интернатның көндәлек режимына тәңгәл килә. Укучылар һәм укытучылар ял сәгатьләрендә үзләре дә чәй эчеп чыга ала.

Гимназия-интернат ашханәсендә күптөрле ризыклар пешерелә. Укучыларга җиләк-җимеш, җимеш сулары, тәм-томнар һәм татар милли ризыклары да тәкъдим ителә.

Аш-су түгәрәге

Гимназия-интернатта Аш-су түгәрәге дә эшләп килә. Аның төп максаты – укучыларны татар халык ашлары белән таныштыру, аларны тәмле әзерләргә өйрәтү. Йөргән таш шомара диләр бит, шуңа күрә һәр җомга кызлар белән камыр ризыклары пешерәбез, төрледән-төрле салатлар ясыйбыз. Татар кызларына хас иң мөһим осталык – токмач кисү. Әлбәттә, бу һөнәрне читтә калдырмыйбыз. Кызларыбыз берсеннән-берсе нечкә токмачлар кисә. Аш-су пешерү – әзерләүдән кала, кызларыбыз ашханәдә кунак өстәле әзерләү серләренә дә төшенәләр. Бу алар өчен киләчәктә бик кирәкле һөнәр булып тора. Шулай ук чәк-чәк белән беррәттән йөзек кашыбыз булып торган кош телен дә бераз яңартып, ана «Нөркә» исеме бирдек.

This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website