Аның иҗатының тональлеген һәм тематикасын әдәбият галимнәре «моңлы уйлар», «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр әхвален бәян итү» дип билгелиләр.
Дәрдемәнд лирикасында Шәрекъ традицияләре өстенлек итсә дә, тулаем алганда, Шәрекъ һәм Гареб традицияләренең тирән синтезы күзәтелә. Бу күренеш XX йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәсьәлән, Г.Тукай, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй иҗатларына).
Дәрдемәнд поэзиясендә бу синтез поэтик фикерләү нечкәлекләрендә үзен нык сиздерә, мәсьәлән, табигать күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп җиргә...»).
Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да («Кораб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап ...», «Бу – ул ...»), фәлсәфи-стилистик эзләнүләрдә дә сизелә.
Дөньяны галәм масштабы киңлегендә күзәтү Дәрдемәнд иҗатында, бер яктан, Рудаки һәм Гомәр Хәйямнәрнең фәлсәфи лирикасына, икенче яктан, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» һәм башкалар). Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар ясый («Видагъ», «Бүзләрем маналмадым»).
Дәрдемәнднең пейзаж лирикасы пантеистик оптимизм белән сугарылган («Яз», «Бу – ул ...»).
Социаль гаделлек темасы Дәрдемәнд иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя, халык һәм хөкемдар проблемасын традицион яссылыкта хәл итә.
Гаделлекнең нигезен хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал итеп Дәрдемәнд Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман дөньясында зур абруй казанган Сөләйманны (христиан һәм яһүдиләрдә – Соломон) ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Дәрдемәнднең күзаллавынча, аның гади кешене кайгыртуында чагыла.
Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачлылыгы һәм реалистик төгәллеге, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм структура ягыннан төрлелеге белән XX йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора.
Күренешләрне Дәрдемәнд гомумиләштерә, романтик сурәтләү чараларыннан файдалана. Ләкин аның поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре, детальләштерү алымнары, табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар.