Олимпиадалар
Гимназия-интернатта фән олимпиадаларына әзерлек һәм аларда катнашу системалы рәвештә алып барылганга күрә, нәтиҗәләр дә куанырлык.
170 урын

Муниципаль этапта шулкадәр җиңүче һәм призер*
*соңгы уку елында
27 урын

Бөтенроссия олимпиадасының төбәк дәрәҗәсендә*
*соңгы 5 елда
130 урын

Республика олимпиадаларының йомгаклау этабында*
*соңгы 5 елда

13 урын

Татар теле һәм әдәбиятыннан Халыкара олимпиадаларда
*соңгы 5 елда

Иң көчле командалар
Гимназия-интернат укучылары – төрле фәннәрдән олимпиадаларда җиңүчеләр. Әмма нәкъ менә безнеке булган, тырыш укучыларыбыз башкаларга баш бирми торган олимпиада юнәлешләре дә бар. Мәсәлән, Татарстан тарихы буенча республикакүләм олимпиадаларда безнең укучылар ел саен берничә җинү һәм призлы урын белән кайталар. Татар теле һәм татар әдәбияты, рус теле һәм рус әдәбияты буенча олимпиадалар да без – фаворитлар.

Соңгы елларда укучылар тарих, химия, тормыш иминлеге нигезләре, физик тәрбия олимпиадаларында да бик уңышлы чыгыш ясыйлар. Моннан тыш, башка барлык фәннәрдән төрле санда җиңүләребез бар.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website