Безнең партнерлар
Уртак максатка бергәләп
Гуманитар гимназия-интернатның миссиясе һәм стратегик максаты төрле оешмалар һәм дәүләт органнары белән бергә эш итүне күздә тота. Уртак максатка бары тик бергәләп кенә ирешеп була дип саныйбыз без. Шуңа күрә дә даими рәвештә теләктәшләр һәм партнерлар белән аралашабыз, эшебезне бергә оештырабыз.
Дәүләт һәм муниципаль хакимият
  • Татарстан Республикасы
    Мәгариф һәм фән министрлыгы
    Гимназия-интернатның рәсми оештыручысы һәм дәүләт заказы бирүчесе
  • Актаныш муниципаль районы
    Гимназия-интернат Актаныш районында урнашканга, муниципаль хакимият белән уку йортының мөнәсәбәтләре бик тыгыз.
Югары уку йортлары
Казан (Идел буе) федераль университеты
Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Алабуга институты белән килешүләр төзелгән
Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты
Гимназия-интернатның күптәнге хезмәттәше
Партнер мәктәпләр
Безнең белән фикердәш булган һәм махсус килешүләр төзелгән урта белем бирү оешмалары
Оешмалар
Талантлылар университеты
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website