Сәнгать
Сәнгать тәрбиясе аша күпкырлы зыялы шәхесләр әзерлибез. Гимназиябездә иҗади сәнгатькә зур игътибар бирелә.
Бию коллективы
Мәктәбебез ачылган көннән алып төрле яшьтәге укучылар өчен бию коллективлары яшәп килә. «Хәзинә» бию ансамбле – гимназиябез горурлыгы. Балалар әлеге түгәрәктә заманча эстрада, төрле милләт биюләрен өйрәнәләр. Узган уку елында әлеге ансамбль «Чаллы дусларын җыя» Халыкара фестиваль-конкурсында 3нче дәрәҗә лауреат, «Шома бас» Республикакүләм бию конкурсында 2нче дәрәҗә диплом, Кәрим Тинчурин һәм Татар театры тууына багышланган Республика конкурсында Гран-при иясе булды.

Вокал ансамбле
Җыр сәнгатен яратучы укучыларыбыз «Ак нур» вокал ансамблендә шөгыльләнә. Әлеге ансамбль район, республика сәхнәләрендә еш чыгыш ясый. «Бикафест», «Йолдызлык» фестивальләренең даими җиңүчесе булып тора.

Театр
Моннан тыш, драматургия, сәхнә тормышы белән кызыксынучылар өчен «Милли җәүһәрләр» театр коллективы эшләп килә. Укучыларыбыз әкиятләрдән башлап, татар халкының классик әсәрләрен дә яратып сәхнәләштерәләр. «Сәйяр» театр фестивале, Кәрим Тинчурин исемендәге Республика конкурсларында чыгыш ясап, алдынгы урыннарны яулыйлар.

Нәфис сүз
Әдәбият һәм сәнгатьле сөйләм серләренә төшенергә теләүче балалар өчен, якташыбыз, Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе, шагыйрь Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза) оештырган әдәби түгәрәк эшләп килә.

Укучылар, әти-әниләр теләкләрен искә алып, баян һәм фортепиано класслары ачылды. Гомумән, гимназиябездә сәнгатьнең төрле юнәлешләрендә үз-үзеңне сынап карау мөмкинлекләре тудырылган.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website