Безнең миссия
Киләчәк өчен тырышабыз
XXI гасырда милләткә хезмәт итүче һәм дөньяны үзгәртүче татар зыялыларын һәм лидерларын тәрбияләү
Белем бирү тәнкыйди фикерләү һәм коммуникатив күнекмәләр булдыруга һәм күпкырлы үсешкә юнәлтелгән.
Гуманитар гимназия-интернатта белем бирү яңа максатларны күздә тота һәм җәмгыятьтә кешенең социаль статусына куелган таләпләргә җавап бирә. Алар арасында иң мөһиме – мөстәкыйль булу, үз-үзеңә җаваплылык алу, башкалар белән хезмәттәшлеккә омтылу, гражданлык позициясе булдыру, белем ала белү, эшчәнлекнең яңа ысулларына ия булу.
Белем бирү моделе
Киләчәк өчен тырышабыз
Миссиягә тугры рәвештә белем һәм тәрбия биргәндә, без гуманитар гимназия-интернатның үзенчәлекле уку йорты булуын һәм җәмгыять каршында җаваплы булуын истә тотабыз.
1
Гимназия-интернат төп укыту программасы дәресләре аша укучыларда ныклы академик нигез булдыра.
2
Өстәмә дәрес программасы исә тәнкыйди фикерләү һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерә.
3
Укучылар төрле яктан үстерә торган һәм яңа күнекмәләр бирә торган индивидуаль эшчәнлеккә җәлеп ителә.
4
Гимназия-интернат проект эшен һәм коллаборацияләрне үзенчәлекле белем алу тәҗрибәсе буларак куллана.
5
Актаныш җирлеге мохитенең отышлы якларыннан тулысынча файдаланып, сәламәт милли тәрбия бирә.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website