Чаралар
Әлеге уку йорты гимназия-интернат статусында чагыштырмача әз вакыт яшәвенә дә карамастан, аның үзенә генә хас кыйбласы, традицияләре формалашты.
Традицияләр

Уку елы башында гимназия классларына кабул ителүчеләр өчен «Мин – гимназист» көне, уку елы тәмамланганда алдынгыларны хөрмәтләү тантанасы, 15 май – гаилә көнендә гимназиякүләм Сабантуй бәйрәме, «Татар халык ашлары», «Татар егете», «Гимназия гүзәле» кебек чаралар укучыларның да, әти-әниләрнең дә көтеп алган бәйрәмнәренә әверелде.
Әхлак дәресләре

Тәртипнең башы – әдәп дип халык тикмәгә генә әйтми. Гыйлемле, укымышлы балалар, иң беренче, чиратта әдәпле һәм дөрес әхлаклы да булырга тиеш. Әлеге нисбәттән чыгып, гимназия-интернат базасында, өстәмә дәресләр вакытында, балаларга әхлак дәресләре укытыла. Дәресләр дини һәм дөньяви белемнәре югары булган, мәчет әһелләре тарафыннан, махсус расланган программалар нигезендә алып барыла. Кичләрен исә интернатта, җирлегебездә яшәп, гомер кичергән аксакал бабайлар, ак әбиләр белән очрашулар үткәрелә.
This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
Create a website