Сәләтле балалар өчен гимназия-интернат «Бүләк» интернаты (аланы) базасында төрле профильгә юнәлдерелгән агымнар (сменалар) оештыра. 2012 елдан башлап үткәрелә торган төбәкара агымнарда гимназия укучылары да, Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын чит илләрдә сибелгән татар милләтеннән булган балалар һәм татар теленә, мәдәниятенә битараф булмаган башка милләт вәкилләре дә ял итә.
Безне алан үзенең тулы әзерлеге белән каршы ала. Сәламәтлегебезне
ныгыту, үзара дуслык мөнәсәбәтләрен булдыру, милләтебезгә карата
ихтирам-хөрмәт хисләре тәрбияләү өчен барлык шартлар да уйланылган
монда. Үткәрелгән һәрбер чара бездә үз милләтебезгә горурлану, аның
тарихы белән кызыксыну теләген арттыру максатын күздә тотып оештырыла.