Татар дөньясының беренче гимназиясе
Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттаховның тәкъдиме белән, 2011 елда муниципаль белем бирү учреждениесе дәүләт карамагына күчә һәм хәзерге статусын ала. Моның сәбәпләре берничә була.
Ул чор – республикада мәгариф сәясәтендә үзгәрешләр вакыты. Беренчедән, сәләтле балалар белән аерым эшли торган мәктәп, гимназия һәм лицейлар ачуның кирәклеген аңлыйлар. 2012 елдан башлап КФУда IT-лицей, КММТУ-КХТИда Химик лицей, КММТУ-КАИда Инженер лицее, Иннополиста Сәләтле балалар өчен лицей-интернат ачыла. Безнең гимназия-интернат шундый профильле уку йортлары арасында беренчеләрдән булып барлыкка килде.
Икенчедән, Актанышта да, Казанда да яңа буын татар зыялылары һәм милли элита хакында уйланулар һәм борчулар вакыты иде бу. Дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, бөек драматург Туфан Миңнуллинның тырышлыгы һәм үҗәтлеге аркасында, 2011 елда Казанда Ф. Аитова исемендәге 12 нче гимназия – зыялы татар кызларын тәрбияли торган уку йортының яңа бинасы ачылган иде.
Шундый вазгыятьтә республика җитәкчелеге сәләтле балаларны туплап, аларга сыйфатлы белем һәм күркәм тәрбия бирә торган дәүләт гимназиясен оештырырга карар кылды.