Сәләтле балалар тәрбиялибез

Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат Татарстанның Актаныш авылында эшли. Төп уку һәм яшәү кампусы «Нөркә» урманы буенда урнашкан. Монда ике катлы заманча уку бинасы, 100 кешелек яшәү кампусы (интернат), өстәмә уку бинасы, спорт мәйданчыклары, бакча һәм ял мәйданчыклары бар.

Гимназия-интернатта Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан махсус имтиханнар һәм әңгәмә аша сайлап алынган 157 укучы белем ала. Алар монда белем үзләштерү белән беррәттән, милли тәрбия алалар һәм татар зыялылары булырга әзерләнәләр. Гыйлем һәм тәрбияне тәҗрибәле укытучылар, тәрбиячеләр һәм остазлар бирә.
Безнең яңалыклар
Гимназия-интернат тормышыннан
    Өстенлекләр
    • Заманча кампус
      2016 елда 100 балага исәпләнгән «Нөркә» кампусы төзелде. Анда 2 һәм 3 урынлык йокы бүлмәләре, медицина бүлмәсе һәм уңайлы ял зоналары бар.
    • Проектлар
      Һәрбер укучы проект эшчәнлегенә җәлеп ителгән. Моның белән махсус шөгыльләнүче педагоглар һәм белгечләр эшли.
    • Шәхси мөнәсәбәт
      Бер сыйныфта 12–14 укучы гына белем ала, димәк, һәрбер укучыга да игътибар җитә. Укытучылар һәм остазлар балаларга кызыклы булган проектлар белән аерым шөгыльләнә.
    • Укыту алымнары
      Укытучылар шәхси тәҗрибәләренә нигезләнеп, төрле алдынгы алымнарны кулланалар.
    • Көчле команда
      Бездә үз фәнен камил белүче укытучылар һәм һәр балага игътибар бирүче тәрбиячеләр командасы хезмәт куя.
    • Милли тәрбия
      Гимназия укучылары татар телен, тарихын, мәдәниятен тирәнтен өйрәнә һәм татар зыялыларына хас сыйфатларны үзләштерә.
    • Элемтә
      Телефон: +7(855)-523-26-04; +7(855)-523-26-05
      Электрон почта: gaou.ggi@gmail.com
      VK һәм instagram'да язылыгыз
    • Безнең адрес
      Актаныш авылы, Аэропорт урамы, 3А
      Гимназия-интернатның төп корпусы Татарстан Республикасы Актаныш авылының 57 нче бистәсендә урнашкан
    Гимназиягә укырга керергә теләсәгез
    Монда мәгълүмат калдырсагыз, сезнең белән элемтәгә керербез
    «Җибәрергә» төймәсенә басып, сез шәхси мәгълүматларны эшкәртү сәясәте белән килешәсез
    This site was made on Tilda — a website builder that helps to create a website without any code
    Create a website