Сәлам-сәлам, дуслар! Математикадан кызыклы, хәтта күңелле биремнәр эшләп, белемеңне һәм зирәклегеңне сынарга телисеңме? Әле бүләкләре дә бар диләр!
Гуманитар гимназия-интернат 27 - 29 ноябрь аралыгында математикадан онлайн-викторина үткәрә. Монда 5-7 сыйныф укучылары катнаша ала.
Бәйгегә аерым теркәлү кирәк түгел. Биремнәр Core платформасында башкарыла.
Платформага кергәндә исем-фамилияне язырга кирәк, "Войти без регистрации" төймәсен куллану җиңелрәк булыр.
Биремнәрне башкарыр алдыннан иң башта исем-фамилия, класс, мәктәпне язырга онытмагыз.
Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирелә. Иң яхшы эш авторларына бүләкләр каралган.
Сылтама:
https://coreapp.ai/app/player/lesson/5fbc8e7bedd9b948251dc4e6